Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында полиция хезмәткәрләре халыкның битлек-перчатка режимын ничек үтәвен тикшерәләр

Район авылларында полиция хезмәткәрләре көн саен битлек-перчатка режимының ничек үтәлүен тикшерәләр.

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының (МВД) Әлки районы буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре Базарлы Матактагы кибетләрдә, даруханәләрдә, почта бүлекчәсендә  һәм башка хезмәт күрсәтүче оешмаларда битлек һәм перчатка режимының үтәлешен тикшерү буенча рейдлар оештырдылар.

Тикшерү барышында хокук сакчылары фото-видеофиксация ысулын кулланалар. Хезмәт күрсәтүче персонал һәм сатып алучылар, клиентлар арасында битлек яисә перчатка кимәгән  кешеләр дә очрап тора. Ә кайберәүләр, битлекләре булса да, аны дөрес кимәгәннәр. Әйтик, почта хезмәткәре битлеген иягенә төшереп куйган иде. Ул шулай ук кагыйдә бозучы буларак административ җаваплылыкка тартылачак. Полиция хезмәткәрләре андыйларга үзләренең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә хәвеф тудырулары хакында искәртәләр, кагыйдәләрне бозган өчен административ беркетмә төзиләр.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.6.1 маддәсе 1 бүлеге нигезендә индивидуаль саклану чараларын күрмәгән гражданнарга карата 1 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф салу каралган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев