Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Пятерочка” кибетенә карак кергән

Үткән атнаның якшәмбегә каршы төнендә Базарлы Матакның Мәктәп урамы башындагы “Пятерочка” кибетенә карак кергән.

 
Район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы урынбасары полиция майоры Денис Шипигин әйтүенчә, төнге угры кибетнең ике ишегенең дә пыялаларын тимер торба белән ватып эчкә үткән. Кибеттә ул турыдан-туры затлы аракылар киштәсе янына килгән. Аннан дүрт шешә кыйммәтле исерткеч, бер шпрот консервасы, бер  шоколад алып, җинаять урыныннан юк булган.
Район полиция хезмәткәрләре каракны кайнар эздән тоткарлыйлар. Ул Базарлы Матакта яшәүче, элек урлашу өчен хөкем ителгән  бәндә булып чыга. Урланган товардан тыш, кибеткә 5 мең сумнан артыграк зыян килгән. Урланган әйберләр карактан алынган. Хәзер бу җинаять буенча тикшерү эшләре бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев