Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында республика комиссиясе булып, муниципалитетның Яңа елга әзерлеген бәяләде

Яңа елны бәйрәм итүгә әзерлекне бәяләү йөзеннән районыбызда республика комиссиясе булып китте.

 

Алар  Базарлы Матактагы Үзәк паркта һәм Геройлар паркында булып, аларның бизәлешен уңай бәяләделәр. Комиссия әгъзаларына кардан һәм боздан ясалган әкият каһарманнары сыннары бигрәк тә ошады. Чыршылардагы балалар кулы белән эшләнгән уенчыклар да аларның күңеленә хуш килде.

Республика комиссиясе авыл  җирлекләрендә дә булды. Аларга быелгы иң матур Яңа ел чыршыларының берсе – Түбән Әлки авылы уртасында куелган урман гүзәлен күрсәттеләр. Бертуган эшмәкәрләр Шәйхетдиновлар ярдәме белән бизәлгән биек һәм матур чыршыны кунаклар  ошатты. ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләреннән торган комиссия шулай ук әлкилеләрнең үз йорт тирәләрен Яңа елга матурлап бизәвен дә уңай бәяләде.

 

 

Конкурс нәтиҗәләре  соңрак мәгълүм булачак. Исегезгә төшерәбез: 2016 елда районыбыз, шундый республика бәйгесендә өченче урын алып, акчалата бүләккә ия булган иде.

 

как провели социальные работники игры детям

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев