Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында  РФ Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан бушлай юридик ярдәм көне үткәрелде

12 декабрьдә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе халыкка  бушлай юридик ярдәм көне үткәрелде.

 

Россия Конституциясе көне уңаеннан оештырылган әлеге чарада халыкны адвокат Шамил Хәйруллин, нотариус Лилия Казанбаева, БТИ җитәкчесе Василий Искаков, Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов, суд приставы Ольга Самарина кабул иттеләр. Партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гөлшат Хәлиуллина хәбәр итүенчә, кабул итүгә алты кеше килгән. Алар мирас рәсмиләштерү, пенсия исәпләү, җир участогын законлаштыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткән. Һәркайсы  белгечләрдән аңлатмалар алган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев