Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сабан культуралары чәчү планын 100 проценка үтәделәр

Районда бу язда 42 мең 738 гектарда сабан культуралары чәчү планлаштырылган иде. Әлеге бурычны игенчеләребез 100 процентка үтәделәр.

Районда иң күп мәйданны көнбагыш культурасы били. Аны механизаторларыбыз 11 мең 546 гектарда чәчтеләр. Арпа – 6485 гектарда, бөртек өчен кукуруз – 6531 гектарда, яшел масса өчен кукуруз – 6570 гектарда, берьеллык үләннәр 4643 гектарда чәчелде. Дөрес, кукурузны әле тагын берникадәр чәчеп, аның мәйданын 7 мең гектардан арттырырга ниятлиләр. Шулай ук бәрәңге утырту да төгәлләнде. Аны “Тяминов” крестьян-фермер хуҗалыгы быел 30 гектарда үстерәчәк.

Соңгы көннәрдә 22 мең гектар мәйданда чәчелгән кырлар химик юл белән эшкәртелгән. Шулай ук корткычларга, төрле авыруларга каршы тагын 2 мең гектарда көрәш алып барылган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев