Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Сабан туе бәйрәм ителгән көннәрдә өч исерек йөртүче тоткарланган

Сабан туе бәйрәм ителгән көннәрдә районда өч исерек йөртүче тоткарланган.

 

Бу хакта район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин хәбәр итте. Ә җәй башыннан бирле алкоголь куллану билгеләре белән руль артына утырган дүрт йөртүче ачыкланган.

Закон нигезендә, салмыш хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү административ хокук бозу булып санала. Аның өчен 30 мең сум административ штрафка тарту һәм ел ярымнан ике елга кадәр транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Ә кабат исерек хәлдә руль артына утыручыларга карата җинаять эше кузгату һәм ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Район автоинспекторлары транспорт йөртүчеләрне юлда уяу һәм сак булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев