Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Сабан туе кайчан узасы билгеле

Районда Сабан туе булырмы? Булса, ул кайсы көннәрдә уза?

Күпләрне кызыксындырган  бу мәсьәләгә ниһаять ачыклык керде кебек.

Әлки район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин әйтүенчә, республика җитәкчелеге Сабантуйларга кагылышлы карар кабул иткән.

Район үзәкләрендә Сабан туйлары булмый. Аның каравы, милли бәйрәм авыл җирлекләрендә узачак. Һәм моның өчен бары бер көн – 4 июль тәгаенләнгән.

Бәйрәмнең кайсы җирлекләрдә узасы әлегә төгәл билгеле түгел, ди Ленар Әһлиуллин.

Рәсми булмаган чыганаклар мәгълүматларыннан күренгәнчә, 4 июльдә Сабан туен Алпар, Түбән Әлки, Иске Салман, Карга авылларында уздыру күздә тотыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев