Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Сабатуй гөрләп узды

Быел да шаулап-гөрләп Сабантуй үтеп китте. Узган ялда район кешеләре, биредә туып-үсеп, чит җирләрдә гомер итүче якташлар, республиканың төрле почмакларыннан килгән кунаклар Әлкинең ямьле табигать кочагында җыелды.  

 
 Быелгы район  Сабан туе бәйрәменең борынгыдан килгән нинди күркәм гадәтләре сакланган һәм нинди яңалыклар кертелгән соң? Язмабыз шул турыда. 
Әлки җирлегендә менә күп еллар инде Сабантуй бик матур урында – Актай елгасы буенда,  бәпкә үлән хәтфәдәй җәйрәп яткан болында, үзенә бертөрле бөеклек биреп, наратлык һәм мәгърүр имәннәр төрле яклап әйләндереп алган мәйданда үтә. 
Күптән килгән гадәт буенча чәчү эшләре төгәлләнүгә багышланган мөһим чараны район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев дога белән башлады. Ул Аллаһыга мөрәҗәгать итеп, мул уңыш җыеп алуны, бәла-казадан, афәтләрдән саклавын сорады. 
Аннары узган еллардагыча район башлыгы Александр Никошин бар халыкны сәламләп сүз башлады. Ул республиканың ике дәүләт телендә чын күңеленнән бәйрәм белән котлады. Сабантуй татарның холык чагылышы булуын, аның гореф-гадәтләре һәркемгә якын икәнлеген ассызыклады. Сүзен йомгаклап, ул бәйрәмне әзерләүдә үз өлешен керткән, матди ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтен белдерде. 
Район үсешенә зур өлеш керткән, илебез азатлыгы өчен фронтта һәм тылда көрәшкән,  авыр туксанынчы елларда да сабан туе бәйрәмен оештыра, аны үткәрә алган ветераннарны Сабантуйга чакыру исә матур гадәткә әйләнде. 
Кызганыч, әмма быел ветераннар арасында дәһшәтле сугышта катнашкан Лев Миндрюков юк иде инде. Лев Яковлевичның район мәдәният бүлеге мөдире булганда бар үзешчән артистлар чыгышын оештыруы, ә почтага җитәкче итеп билгеләнгәч, элемтәне җайлау буенча аңа зур җаваплылык йөкләнүе турында зур җылылык белән искә алынды.
- Безнең районда Сабантуйга ветераннарны чакырырга онытмаулары шатландыра. Без бәйрәмебезнең елдан-ел матуррак, күңеллерәк итеп оештырылуын сөенеп күзәтәбез, - диделәр очрашкач, элек елларда Сабантуйларда комиссия рәисе булган, бүгенге көндә дәүләт хезмәте пенсионерлары Ришат Хәлиуллин һәм Каюм Фәсахов.
Сүз уңаеннан әйтик: элек Сабантуйның аерым алып баручылары булмаган. Аның җыр-бию өлешен дә, спорт чараларын да алар, алмашынып, үзләре алып барган.
Элекке еллардагы кебек безнең районга әлкилеләр хөрмәт иткән, яраткан, күптән көтеп алынган кунаклар да килде. Алар арасында республиканың Дәүләт Советы депутатлары Фоат Вәлиев, Алсу Нәбиева, Альберт Мөхәммәтшин да бар. Быел беренче тапкыр Татарстанның әлеге вазыйфага халык сайлап куйган тагын бер вәкиле – Александр Чубаров та катнашты. Бер Әлки районына республика парламентыннан берьюлы дүрт депутат килсен әле! Туган якны ярату, якташларыбызны хөрмәт итү күрсәткече түгелмени соң бу!
Сабантуй кунаклары алдында элеккечә күтәренке рухта районның якташлар җәмгыяте җитәкчесе, Россия Кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева да чыгыш ясады. 
Ул бәйрәмнең елдан-ел киң колач алуын әйтеп китте, якташларга көзен кырлардан мул уңыш җыеп алуны теләде. 
Республика Президенты исеменнән район кешеләрен һәм килгән кунакларны Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров котлады. 
Яңалыкларга килсәк: элек һәр авылга кергәндә булган капканы хәтерләтүче бизәкле корылмага күпләр игътибар иткәндер. 
Моннан тыш, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов әйткән сүзләргә караганда, тамашчылар өчен каралган бар эскәмияләр яңартылган, урманлыкка илтүче баскыч та төзекләндерелгән. Иң мөһиме, гадәти дүрт өйне хәтерләтүче урынына быел бүрәнәдән 8 мәһабәт йорт салып куелган. Бу эшне оештыручыларга исә җирле урман хуҗалыгы хезмәте ярдәм иткән. Йортларны сарыга буяганнар һәм яңа хуҗаларга тапшырганнар. Хуҗаларга килсәк, аларның берсе – агач остасы Ильяс Идиятуллин. Ул анда кулдан ясалган бик күп эшләнмәләрен урнаштырган. Икенче йортка Юхмачыда пешерелгән тәм-томны Рузилә Шәфиева тезгән.
-     Бавырсак һәм чәк-чәкне күп итеп саттым. Аеруча шәһәрдән килүчеләр яратып алдылар, - ди Рузилә, бушап калган капларга күрсәтеп. 
С.Лисенков исемендәге музей безнең әби-бабайларыбызның  тормышын гәүдәләндергән үз экспозициясен быел да тәкъдим итте. Әмма без гадәтләнгән экспонатлар арасында гадәти булмаган әйбер - Чаллы шәһәрендә яшәүче танылган фотосүрәтче Рифкать Бильдановның альбом-китабы да бар иде. Китапта якташларның Әлки җирендә, шулай ук Казанда очрашу мизгелләре төшерелеп урнаштырылган.
Челтәр компаниясе җитәкчесе урынбасары Азат Мәҗитов ярыш җиңүчеләре һәм призлы уыннар алучы яшь спортчыларга тапшырган өстәмә бүләкләрне дә яңалык дип әйтергә мөмкин. Акча конвертка салынган иде. Малайларның бер түземсезе бүләк итеп тапшырылган велосипедына утырды да, конвертны ачып, биш меңлек акчаны селкеп тә күрсәтте. Шатлыгын чыгышы белән Иске Әнҗерәдән булган иганәче белән уртаклашырга тартынмаган яшь спортчыны халык алкышларга күмде.
Мәдәният өлкәсендәге яңалык исә – тимердән эшләнгән җыелмалы сәхнә урнаштырылу. 
Быел мәйданда халык җырын заманча итеп безнең якташыбыз, Рәсәйнең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин башкарды. 
Быел Сабантуйда спорт мастерына кандидат значокларын биш яшь спортчыга –Анжела Крайнова, Гадел Билалов, Илназ Хәмидуллин, Арина Таймасова, Илсаф Хәйруллинга тапшырдылар. Ә “Спорт мастеры” билгесен район башлыгы тантаналы рәвештә Руслан Нуртдиновка такты. 
Иң мөһиме исә шул: көн бик матур, кояшлы һәм җылы булды. Быел андый көнгә бик сусаган әлкилеләр өчен бу үзе үк бәйрәм иде. Бары тик иң соңыннан – баш батыр исеменә көрәш игълан ителгәч кенә, гадәттәгечә, коеп яңгыр яуды.  Шулай булмыймы соң! Сабантуй тәмамланганда, яңгыр яву – яхшыга, дип әйтәләр. Шулай була күрсен! Кырларда игеннәр күкрәп үссен, якташларыбыз да бакчаларыннан мул уңыш җыеп алсыннар.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев