Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сарымсак плантациясе булачак

Борискино авылында яшәүче Вячеслав Тутеров 12 гектар җиргә сарымсак утырта.

Моның өчен ул күрше Спас районыннан җиде капчык югары сортлы сарымсак орлыгы сатып алган. Әлеге культураның чәчкечен Вячеслав арендага алып торган. Махсус ашламалар да сатып алган. Бу хакта безгә Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина сөйләде. Ул Вячеславның авыл тормышы өчен янып-көеп йөрүен, кышларын үзенең тракторы белән урамнарны кардан чистартырга булышуын да әйтте.

Тырыш ир хәзер әлеге витаминлы яшелчәне чәчү белән мәшгуль. Бу эшләрен төгәлләгәч ул газета укучылар белән үзенең бизнесы серләрен уртаклашырга сүз бирде. Уңган эшмәкәр белән интервьюны газетабызның киләсе саннарында һәм безнең сайтта укырсыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев