Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сайлаулар халыкның зур активлыгы белән һәм күтәренке рухта уза

Әлки районында Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар гадәттәгечә зур активлык белән үтә.

Барлык сайлау участоклары янында аларның ишекләре ачылган вакытка – сәгать 7 гә турылап килүчеләр бар иде. Авыл халкының  җәйге “режимы” бик иртә, таң белән башлана бит. Иртәнге эшләрне тәмамлап, куасы терлекләрне көтүгә озатуга ук инде күпләр сайлауга җыенды.

718 нче Базарлы Матак сайлау участогында республика парламентына гына түгел, Базарлы Матак җирле үзидарә советына да депутат сайладылар. Иртәнге 7 белән 9 сәгать арасында бу округта яшәүчеләр төркем-төркем килде участокка. Шулай да беренче сайлаучы исеменә Рафаэль Шәйхетдинов “лаек” булды – нәкъ сәгать 7 дә участок бусагасын атлап керде ул.

Татар Мулла авылында 66 сайлаучы теркәлгән. Бу авылда 4 фермер хуҗалыгы бар, шунда яшәүчеләрнең күбесе шулай ук терлек асрый.

–Иртәнге сәгать дүрттән безнең халык авыл өстендә инде. Барлык эшләрне бетереп, бәйрәмгә килгәндәй матур киенеп, әйбәт кәеф белән җыелды участокка безнекеләр,–ди 747 нче сайлау участогының комиссия секретаре Фердинант Вәлиев. Аның сүзләрен рәсми мәгълүматлар да раслый: 9 сәгать 20 минутка 66 сайлаучының 52 се гражданлык вазыйфасын үтәгән иде инде. Сайлау комиссиясе рәисе Рузилә Монадиева әйтүенчә, һәр сайлау гадәттә сәгать уннарга тәмамалана дип әйтергә була – нәкъ шул вакытка Татар Мулла авылының сайлау хокукына ия барлык кешесе тавыш биреп өлгерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев