Әлки районында сентябрьдә аерылышучылар саны арткан
ЗАГС бүлеге хәбәр итә
Сентябрьдә район ЗАГС бүлегендә яңа туган 14 бала исәпкә алынган.
Узган айда 8 пар никахлашкан. Ни кызганыч, ай дәвамында 9 гаилә таркалган, 17 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән.
Ел башыннан бирле 84 бәби исәпкә алынган, 70 гаилә төзелгән, 34 пар аерылышкан, 192 кеше бакыйлыкка күчкән.
Чагыштыру өчен: былтыр сентябрьдә ЗАГС бүлегендә 13 бала исәпкә алынган (ел башыннан – 114), 13 туй булган (65), 2 пар аерылышкан (37), 19 кеше арабыздан киткән (217).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев