Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында шахтер әби Җәннәт Шамиловга 90 яшь тулды

Сугыш хатын-кыз өчен түгел, дигән гыйбарә бар. Ул шулай булырга тиеш тә соң. Әмма узган гасырның иң канкойгыч сугышында фашистлар армиясен җиңүгә, ә аннан соң илне сугыш җимереклекләреннән торгызуга хатын-кызлар керткән өлешне, хезмәтне бәяләп бетерерлекме?!

Алар колхоз кырларында, завод-фабрикаларда көнне төнгә ялгап эшләгәннәр. Алай гынамы, фронтка киткән ирләр урынына шахтага төшкәннәр, илне ташкүмер белән тәэмин иткәннәр.

Базарлы Матак авылында яшәүче тыл ветераны Җәннәт Закир кызы Шамилова – шахтада күмер чыгарган шундый батыр кызларның берсе. 7 мартта аңа 90 яшь тула.

 

 

Кузбасста күмер чыгарган

–Мин элекке Ворошилов районында туып үстем,–дип сөйли Җәннәт апа. Аның туган авылы  хәзер Татарстанның Тукай районына карый. Алты балалы гаиләгә сугыш вакытында байтак михнәтләр кичерергә туры килә. Балалар да олылар белән беррәттән эшкә җигелә. Җәй буе басуда чүп утау, аннан бәрәңге казу, көннәр язга авышуга  ун чакырымдагы Теләнче Тамак авылыннан чәчүлек орлык тартып ташу... Әле бит  ачлык үзәккә үтә.

Сугыштан соң да тормыш җиңеләйми. Ике абыйсы Җәннәтне алып читкә эшкә китәргә булалар. Мең нужа белән паспортлар юнәтеп, вербовка буенча  шахтага юл тоталар.

–Товар вагонында Кузбасска 22 тәүлек бардык. Ашарга-эчәргә юк. Тукталышларда ир-атлар поезддан төшеп, станциядән “буржуйка”га ягарга, тамак ялгарга ни дә булса юнәтергә тырышалар. Берсендә абыйлар су алырга төшкән җирдән поезддан калдылар. И хәсрәтләндем, еладым инде. Берничә станция узгач башка бер поездда куып җиттеләр  үзләре,–дип еракта калган еллар хатирәсен яңарта әңгәмәдәшебез.

Беренче мәлдә аны, яше җитми, дип, шахтаның ярдәмче хуҗалыгында эшләтәләр. Балигълык яшенә җиткәч кыз шахтага төшә.

Интернеттагы язмалардан күренгәнчә, сугыштан соңгы елларда шахталардагы хезмәткәрләрнең 60 процентка якыны хатын-кызлар булган. Җир асты эшләрендә хатын-кызлар хезмәтен куллануны тыю турындагы закон 1957 елда чыккан. Шулай да гүзәл зат вәкилләрен бу авыр хезмәттән тулысынча азат итү әле 60 нчы елларга кадәр сузылган.

Җәннәт апа башта Кузбасс, аннары Пермь өлкәсе шахталарында җиде ел хезмәт куя. Биредә ул төрле вазыйфаларда, ә нигездә забойда чабылган күмерне махсус арбаларга  төяп югарыга озатуда эшли.

–Без, төрле милләт кызлары, тулай торакта яшәдек. Татарлар да күп иде,–ди Җәннәт апа. 

Гомерлек ярын да ул биредә очрата. Үргәгар егете шахтер Җәмил Закиров белән араларында мәхәббәт уты кабына, һәм яшьләр гаилә корып җибәрәләр.

Берничә елдан алар ике балалары белән Казанга кайталар, Мирный бистәсендә өй сатып алалар. Әмма гаилә башлыгы шәһәр тормышын үз итә алмый, туган җирен сагына, авылда ялгыз яшәүче әнисе өчен борчыла.

Эштән курыкмаган, тырыш, булдыклы кешеләр кайда да менә дигән тормыш кора бит ул. Җәмил белән Җәннәт тә Базарлы Матакта заманына күрә зур йорт салып керәләр.  Күп итеп терлекләр асрыйлар. Ир “Актай” совхозының алдынгы шоферы була, ә хатыны почтада эшли, телеграммалар тарата.

 

“Тик тора белми идем”

Җәннәт апа өенең түрендә үзенә күрә гаилә ядкәре – тегү машинасы тора. Шахтада эшләгәндә сатып алган ул аны. Кул эшләренә оста уңган кыз шул машинада үзенә дә, иптәшләренә дә күпме кием-салым, өй кирәк-яраклары тегә, бизәкләп тәрәзә пәрдәләре эшли. Хәер, тегү машинасыннан гомер буе аерылмый ул. Үз гаиләсен дә киендерә, кешеләр гозерен дә кире какмый. Әлеге кул машинасы әле дә эш хәлендә, “ара-тирә кирәк-яракны тегеп куям шунда”,–ди әбекәй.

Бәйләүгә, чигүгә дә гаҗәеп оста була Җәннәт. Аның өй стеналарын, диван башларын аллы-гөлле чигешләр бизи. Башкасын әйткән дә юк, хәтта стена келәмнәре чиккән бу уңган хатын. Аның күп еллар элек кул белән чигеп эшләгән келәме әле хәзер дә җете төстәге чәчәкләре белән балкып тора.

–Мин тик утыра белми идем. Кулларым гел эш сорады. Почтадагы эшемнән, йорт тулы терлек-туар караудан, өйдәге хезмәттән бушаган сәгатьләрдә тегү-чигү белән шөгыльләнеп, җаныма рәхәтлек ала идем,–ди Җәннәт апа.

Әнә шулай һаман эштә, хәрәкәттә булуы аны гел “формада” тоткандыр да. Тугыз дистәне түгәрәкләп килгән Җәннәт апага “әби” дип әйтеп тә булмый, ул әле дә яшьләрчә җитез, көр күңелле. Гомергә район газетасын алдырган, әле дә бер санын калдырмый укып бара икән. “Время” тапшыруын карамый йокларга ятмыйм, ди.

Хәсрәт-сынаулар да аямаган әбекәйне. Иң авыры – бала югалту ачысын татыган ул. Улы Илгиз 28 яшендә фаҗигале төстә һәлак булган. Ачы хәсрәттән башын җуярдай булган авыр вакытларда хезмәттә, гаиләсендә юаныч тапкан ул.

–Бабай белән нәкъ 60 ел гомер иттек, бер көн артык та, ким дә түгел. 1957 елның 7 ноябрендә өйләнешкән идек, 2017 елның 7 ноябрендә Җәмилем мәңгегә күзләрен йомды,–дип көрсенә Җәннәт апа.  –Бәхеткә, ике кызым бар, Казанда яшиләр. Алар оныкларым белән кайтып ярдәм итеп, карап торалар.

“Үтте еллар, акты сулар”,–дип әледән-әле кабатлый әбекәй үткән гомерен искә алганда. Тормышында авырлыкларны күп күрсә дә, күңелен төшерми, һәр көнгә сөенеп яши хезмәт һәм тыл ветераны.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев