Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында үсмер җанварга рәхимсезлек кылган өчен хөкем ителде

17 яшьлек малай кечкенә балалар каршында этне җәберләп үтергән

Әлки район суды җанварларга карата рәхимсезлек кылган өчен балигъ булмаган үсмерне хөкем иткән.


Район авылларының берсендә 17 яшьлек үсмер этне сарайга алып кереп рәхимсез төстә  җәберли башлый.  Бичара хайван авыртулардан тилмереп җан бирә. Бигрәк тә аянычы – малай бу кансызлыгын 6-11 яшьләрдәге кечкенә балалар каршында эшли. Суд аны җанварларга карата рәхимсезлек кылуда гаепле дип тапкан һәм 10 мең сум штраф түләтергә дигән карар чыгарган. Бу хакта судья ярдәмчесе  Лилия Шәфикова хәбәр итте.

“Хайваннарны җәберләгән өчен җинаять җаваплылыгы каралган. РФ Җинаять кодексының 245 нче маддәсендә билгеләнгәнчә, җанварларга карата рәхимсезлек кылган өчен 300 мең сумга кадәр штрафка тарту, ике елга кадәр төзәтү эшләренә, биш елга кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем итү яисә 3 елдан 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы бирелергә мөмкин”,–ди Лилия Шәфикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев