Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихы музее Яңа ел каникулы көннәрендә халыкка кызыклы программа тәкъдим итте. Фото

С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихы музее Яңа ел каникулы көннәрендә район халкына кызыклы программа тәкъдим итте.

С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихы музее Яңа ел каникулы көннәрендә район халкына кызыклы программа тәкъдим итте.

3 гыйнварда биредә “Купец Лисенковта Яңа ел” дигән сәхнәләштерелгән тамаша үткәрделәр. Ә 7 гыйнварда “Купец Лисенковта Раштуа утырмасы” оештырылды. Бәйрәмнәргә балалар, әти-әниләр, дәү әни-дәү әтиләр чакырылган иде. Купец һәм аның хатыны әлеге бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштырдылар, аларның төрле илләрдә ничек үткәрелүе хакында сөйләделәр. Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә балалар табышмаклар чиштеләр, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, биеделәр.

Раштуа утырмасында “Музейда Яңа ел сувениры-2018” бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарылды. Балалар ясаган уенчыклар белән чыршыны бизәделәр. Музей хезмәткәрләре теләге булган һәркем өчен экскурсияләр дә үткәрделәр. Яңа ел каникулында музейда 100 гә якын кеше булып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев