Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында соңгы айларда терлекләр югалу фактлары ешайган

​​​​​​​Көзге чорда авылларда терлекләр югалу фактлары ешая.

 

Гадәттә караучысыз иректә йөргән маллар “аяклана”.

Район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин да соңгы айларда маллар югалу фактларының ешаюын әйтә. Мәсәлән, Югары Әлки авылында  шәхси хуҗалыкның ике бозавы югалган. Шулай ук Югары Әлморза  терлек симертү комплексыннан ике бозауны урлап киткәннәр. Беренче очракта маллар иректә йөргән. Ә инде комплекстагы урлашуга  каравыл хезмәтенең аксап эшләве сәбәп булган.

Терлекләрне караусыз иреккә чыгарып йөртмәвең хәерле. Ә  малларыгыз югалса, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итегез. Бу очракта каракларны кайнар эздән эләктерү мөмкинлеге зуррак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев