Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында соңгы кыңгырау ерактан яңгырый

Мәктәп бәйрәмнәре дистанцион рәвештә үтә

Район мәктәпләрендә бүген “Соңгы кыңгырау” бәйрәме онлайн уза.

Уку елы азагында үткәрелә торган “Соңгы кыңгырау” бәйрәме – гомер буена хәтердә кала торган вакыйга. Әмма коронавирус укучыларның, ата-аналарның һәм укытучыларның бу дулкынландыргыч бәйрәмне бергәләп уздырырга дигән планнарын  үзгәртеп ташлады. Чөнки илдә барлык массакүләм чаралар туктатылды.

Шулай да күңелле һәм моңсу  бу бәйрәм районның барлык мәктәпләрендә  уза. Соңгы чиректәге уку кебек, ул онлайн форматта оештырыла.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сурия Вәлиева әйтүенчә, “Соңгы кыңгырау” бәйрәме программасы һәр елдагыча, әмма бераз кыскартылган вариантта  була.

“Укытучыларның, ата-аналарның котлаулары, балалар чыгышлары – барысы да яңгыраячак. Тантанада “катнашачак” һәркемгә  бәйрәмчә киенергә киңәш ителде”,–ди Сурия Шәһитовна.

Районның урта мәктәпләрен быел 56 егет һәм кыз, ә тугызынчы сыйныфны 204 укучы тәмамлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев