Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Созвездие-Йолдызлык” фестивале быел 18 нче тапкыр үткәрелде

 “Созвездие-Йолдызлык” яшьләр эстрада фестивале районыбызда һәр елны зур мәдәни вакыйгага әйләнә.

Балалар арасында талантларны ачыклау һәм үстерүгә, аларны сәхнәгә чыгаруга юнәлтелгән әлеге зур проектта быел бездә меңнән артык малай һәм кыз катнашты. Иң оста башкаручылар узган атнада фестивальнең гала-концертында чыгыш ясады. Район мәдәният йортында үткән бу иҗат бәйрәмендә 220 “йолдызчык” сәхнәдә балкыды.

 

 

 Фестиваль – осталык мәктәбе

“ С о з в е з д и е - Й о л ­дызлык” быел 18 нче тапкыр үткәрелде. Төбәк проекты буларак башланган, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туры­дан-туры ярдәме белән узучы фестиваль инде бөтен Россиягә таныл­ды. Ә быелдан башлап ул Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буен­ча Комиссиясе хуплавы белән үткәрелә.

Республиканың төп балалар фестивале бул­ган “Йолдызлык”ның районыбызда да дәрәҗәсе югары. Соңгы елларда аның финанс мәсьәләләрен хәл итүгә дә игътибар артты. Уз­ган ел, әйтик, балаларга сәхнә киемнәре алу өчен район бюджетыннан 180 мең сум акча бирелгән. Быел исә хореография төркемнәренә өч күмәк бию өчен 200 мең сумга бик матур костюмнар тектергәннәр.

– Зона, республика бәйгеләренә барганда балалар өчен транспорт, туклану мәсьәләләре дә бернинди авырлык­сыз хәл ителә,–ди ба­лалар иҗат йортының оештыру-масса бүлеге мөдире, районда фести­вальне оештыру белән шөгыльләнүче Гөлнара Мәрдиева.

Гала-концертны зал тулы халык тамаша кыл­ды. Район җитәкчелеге дә тулы составта диярлек килгән иде. Талантлы балаларның чыгышла­рын карарга махсус кай­ткан якташларыбыз да шактый булды.

Фестиваль “йолдыз­ларын” район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

– Бүген бик дулкын­ландыргыч бәйрәм. Иҗат фестивалендә при­злы урыннар яулаган иң сәләтле балалар сәхнәдә чыгыш ясый. Аларның кайберләре инде бы- ел урта мәктәпне тәмамлый. Шул ук ва­кытта малайлар-кызлар арасында яңа талантлар барлыкка килә. Фести­валь сәхнәсендә сәләтен, осталагын камил- ләштергән балаларның беришләре киләчәктә сәнгать юлыннан китәр, кайберләре бөтенләй башка профессияләр сайлар. Ничек кенә бул­масын, “Созвездие-Йол­дызлык” – анда катнаш­кан һәр бала өчен менә дигән мәктәп ул. Иң мөһиме, һәркайсыгыз тормышта үз уры­нын тапсын, балалар. Мин сезгә киләчәктә уңышлар гына телим,– диде район башлыгы.

 

Фестивальнең район турында призлы урын­нар яулаган балаларга концерт барышында Александр Никошин, аның урынбасары Рәшит Билалов, район башкар­ма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, аның урынбасары Мария Пла­тонова, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сурия Вәлиева Диплом­нар һәм Мактау грамо­талары тапшырдылар.

“ С о з в е з д и е - Й о лдызлык”ка нигез са­лынганнан бирле аның спонсоры булган Хәйруллин Хәйрия фон­ды бүләкләрен фести­валь җиңүчеләренә “Кы­зыл Шәрык-Агро”ның “Көнбатыш Әлки” фи­лиалы җитәкчесе Марс Сәгыйров өләште. Менә икенче ел инде “Хузан­гай” ҖЧҖ дә балалар фестивален үткәрүгә үзенең матди өлешен кертә. Җәмгыять дирек­торы Евгений Чугунов сәхнәгә чыгып балалар­ны тәбрикләде, алар­га йомшак уенчыклар бүләк итте.

 

Чын артистлар диярсең

“ С о з в е з д и е - Йолдызлык”ның иң оста башкаручылары бу кичтә тамашачылар­га чын бәйрәм ясады­лар. Аларның сәхнәдә үзләрен иркен тотула­ры, һәр номерны бөтен күңелләрен биреп, са­мимилек һәм осталык белән башкарулары бер­кемне дә битараф кал­дырмагандыр.

 

“Иң яшь башкаручы” титулына лаек булган Лиана Азизовага фести­валь барган көннәрдә әле биш яшь кенә тул­ган. Сәхнәдә тыпырдап биюе, оста хәрәкәтләре белән бу сөйкемле кыз­чык тамашачыларның мәхәббәтен казанды. Бәләкәй конферансьелар Миләүшә Фәйзуллина, Артур Гыйләҗев, Са­мат Гәрәев, Камилла Нотфуллина һәм Илүзә Гыйләҗева да чын-чын­лап сокландырдылар.

Табигатьтән би- релгән тавышларын у к ы т у ч ы - о с т а з л а р ы ярдәмендә тагын да камилләштергән Да­рья Шувалова, Камил­ла Гайнуллина, Ил- синә Гәрәева, Алия М өх ә м м әт к ә р и м о в а , Динә Билалованың җырлаулары да көчле алкышларга күмелде. Фестивальнең зона ту­рында беренче урын­ны яулаган Мәдинә Гаджиеваның матур яңгыравык тавышы да исне китәрде.

Фестиваль сәхнә- сендә малайлар бик аз иде. Биюләрдә алар бөтенләй күренмәде. Ә менә Рәсим Мәрдиевның һәм Ки­рилл Софроновның җырлаулары, гим- назиянең “Егетләр” ансамбле чыгышы концертның чын бизәге булды.

Базарлы Матак мәктәбенең “Бәхетлеләр”, “Элита” хорео­графия коллективлары, Хузангай мәктәбеннән “Салават күпере”, “Ромашка” балалар бакчасының “Йолдыз­чыклар” һәм башка бию төркемнәре дә ма­тур киемнәре, килешле нәфис хәрәкәтләре белән яраттырдылар.

Сүз дә юк, сәхнәдәге һәр уңышлы чыгыш – балаларның һәм аларның остазларының киеренке хезмәте, әти- әниләрнең тырыш­лыгы нәтиҗәсе. Фести­вальне әзерләүгә зур өлеш керткән сәнгать җитәкчеләре Фир­дания Хәбибуллина, Ирина Смышляе­ва, Алмаз Сафиуллин сәхнә түренә чакырып хөрмәтләнделәр, алар­га күп рәхмәт сүзләре әйтелде. Берничә еллар дәвамында “Созвездие- Йолдызлык”та катна­шып килгән, быел инде мәктәпне тәмамлаучы егетләр-кызларның әти- әниләрен дә сәхнәгә ча­кырып Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

 

Җиңү өчен безгә ни җитми?

Һичшиксез, “Созв е з д и е - Й ол д ы з л ы к ” – талантлы яшьләр өчен менә дигән старт мәйданчыгы ул. Фе­стиваль балаларда хезмәт сөючәнлек, максатыңа ирешүгә омтылу кебек сыйфат­лар тәрбияли. Шушы зур бәйгедә “чарлан­ган” күпме егет-кыз­ларыбыз киләчәкләрен мәдәният, сәнгать белән бәйләделәр. Алар арасында ре­спублика күләмендә танылган талантлы яшьләребез дә бар. “Йолдызлык”ның гала- концертын оста итеп алып барган Илфат Кы­ямов та бит сәнгатькә беренче адымнарын шушы фестивальдә яса­ган иде. Концертның махсус кунагы, таны­лган эстрада артисты Максуд Юлдашев исә 2002 елда “Созвездие- Йолдызлык” җиңүчесе булган иде.

Әлки төбәге беркай­чан талантларга кыт­лык кичермәде. Бүгенге балалар арасында да җыр-биюгә, сәнгатьле сүзгә сәләтлеләр бай­так. Концертта без моңа тагын бер кат инандык. Шушы “йолдызчыкла­рыбызны” зона, ре­спублика сәхнәләрендә дә җиңүчеләр итеп күрәсе килә. Әмма фестивальдә призлы урыннар белән әллә ни мактана алмый­быз. Быел Мәдинә Гаджиеваның вокал буенча зонада беренче урын алуы зур сөенеч, билгеле. Тик бу гына бик аз бит. Бию буен­ча да соңгы елларда әллә ни уңышка ирешә алганыбыз юк. Байтак еллардан бирле фе­стивальне оештыру проблемалары эчендә “кайнаучы” Гөлнара Мәрдиева моның төп сәбәбен бездә ба­лаларны әзерләүче белгечләрнең җитәрлек булмавында күрә.

– Хәзер респу­бликада “Созвезд и е - Й о л д ы з л ы к ” т а к а т н а ш у ч ы л а р н ы ң осталык дәрәҗәсе бик югары. Әйтик, хоре­ография номерларын әллә ничә төрле белгеч әзерли. Җырчыларны, конферансьеларны да шулай ук. Соңгы еллар­да бездә балалар му­зыка мәктәбе бу эшкә зур өлеш кертә. Яшь белгеч Алмаз Сафиул­лин җитәкчелегендә шөгыльләнүче балалар елдан-ел осталыгын арттыра. Авыллардан килгән балалар ара­сында шактый матур тавышлылар бар. Әмма алар белән белемле белгечләр эшләүнең җитмәве бик сизелә. Бию номинациясендә дә безгә әзерлекне бик нык яхшыртасы бар,–ди Гөлнара Искәндәровна.

Алдагы еллар­да фестивальгә әзерләнгәндә бу про­блемалар искә алынсын, аларны уңай хәл итү юл­лары табылсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев