Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сөт җитештерү арта

Соңгы вакытта район терлекчеләре һәр көнне 157,5 тонна сөт җитештереп эшкәртүчеләргә озаталар.

Бу былтыргы шушы чорга караганда 2,5 тоннага күбрәк. Республика күләмендә дә сөт узган елгыдан күбрәк җитештерелә. Татарстан терлекчеләре эшкәртүчеләргә көн саен 3805 тонна сөт тапшыралар. Алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда бу 152 тоннага күбрәк.

Әлки терлекчеләре тулаем савым буенча республикада беренче унлыкка керә. Шулай да бер сыерга уртача көнлек савымны арттырасы бар әле бездә. Ул әлегә республиканың уртача күрсәткеченнән түбәнрәк.

Дөньякүләм коронавирус пандемиясе чорында илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә  сөт терлекчелеге өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Әлеге тармакка республикада игътибар алга таба да зур булачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X