Әлки районында сөткә бәя тотрыклы
Райондагы сөт кабул итү пунктлары халыктан җыелган продукцияне килограммын 24 һәм 23 сумнан кабул итәләр.
Эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновның сөт кабул итү пунктында һәр килограмм продукциягә 24 сумнан исәп-хисап ясалса, Базарлы Матак пункты аны 23 сумнан ала.
Соңгы вакытта халыктан һәр көнне 20 тонна сөт җыелып кабул итү пунктларына озатыла. Мал асраучылар белән тапшырган продукция өчен исәп-хисап ясаганда сөт җыючының юл чыгымнары, хезмәт хакы тотып калына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев