Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында суда йөзүче киек кошларны саный башлаганнар

Районда суда йөзүче киек кошларның исәбен ала башлаганнар.

Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов хәбәр иткәнчә, бу чара август ахырынача дәвам итәчәк. Безнең сулыкларда нигездә кыр үрдәкләре көн күрә, ди белгеч. Соңгы 3-4 елда су кошлары бакланнар да күренә башлаган. Каргага охшаган кара төстәге бу кошлар башлыча Чуаш Борнаендагы, Түбән Колчуринодагы, Хузангайдагы зур буаларда яшиләр, бала чыгаралар икән. Сазлыклы-күлле урыннарда   ике аккош гаиләсе яшәве дә мәгълүм.

26 августтан суда йөзүче киек кошларны аулауга рөхсәт бирелә башлый. Аларга җәйге-көзге ау сезоны 7 сентябрьдә ачыла, ди Андрей Ерусланов. Бурсык аулауга рөхсәт күп функцияле үзәктә инде бирелә. Аларга ау 15 августта старт ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев