Яңалыклар

Әлки районында тагын өч кеше COVID-19 белән авырып киткән

Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19ның 60 яңа очрагы расланган.

Авыручыларның барысы да вирусны чирлеләр белән аралашу аркасында йоктырган. 12 кеше хастаханәләргә салынган, калганнары өйләрендә дәвалана – аларда авыруның җиңел  яисә симптомсыз формасы.

Әлки районында үткән тәүлектә коронавирус йоктыруның өч очрагы расланган. Шулай итеп, бездә хәзер COVID-19 белән чирләүчеләр саны 14 кә җитте.

28 майга республикада коронавирусның 3026 очрагы теркәлгән. Бер тәүлектә 124 кеше авырудан савыккан.


Нет комментариев