Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында тагын өч кешедә коронавирус чире ачыкланган

Соңгы көннәрдә районда тагын өч кешедә COVID-19 вирусы табылган.

Хәзер районда рәсми рәвештә коронавирус диагнозы куелган кешеләр саны 26 га җитте. Бу хакта коронавируска каршы район эшче төркеме утырышында баш табиб Светлана Одушкина хәбәр итте.

Шундый бер вакыйга хәтергә кереп калган. Язын Базарлы Матактагы бер банкта ир-ат хатыны исеменә белешмә алырга җыена. Банк хезмәткәре: “Хатыныгыз үзе килсен”,–ди. Ә теге агай кызык ясап: “Ул килә алмый, коронавирус белән авырый”, – дип шаярта. Шул тирәдәге халык рәхәтләнеп көлде. Әйе, ул вакытта без ковид турында телевизордан ишетеп, газеталардан укып кына белә идек. Аның нинди җитди, мәкерле чир булуын аңлап та бетерә алмаганбыз.

Баш табиб әйтүенчә, ремонттан соң яңа ачылган йогышлы авырулар корпусында хәзер 18 кеше пневмониядән дәвалана. Аларның икесе ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган, калганнарының хәле уртача авырлыкта. Районда быел пневмониядән 16 кешенең гомере өзелгән.

Күптән түгел районда бердәм кайнар линия –колл-үзәк эшли башлады. Авыруларга медицина ярдәме күрсәтү, дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча 122 номеры белән шылтыратырга була. Район табиблары сезгә ярдәм итәр.

Светлана Одушкина тиздән районга ковидка каршы вакцина кайтачагын әйтте. Прививканы беренче чиратта медицина хезмәткәрләренә, мәгариф системасында, социаль тармакта эшләүчеләргә ясау күздә тотыла. Вакцинаны ковид  белән чирләмәгән яисә алты ай элек һәм аннан да  алданрак авырганнарга ясарга ярый икән.

Район башлыгы Александр Никошин COVID-19 инфекциясе таралуга юл куймау максатында санитар таләпләрнең, шул исәптән битлек режимының һәр җирдә тайпылышсыз үтәлергә тиешлегенә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев