Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында тамаша – WorldSkills байрагы эстафетасы булып китте

Бүген Базарлы Матакта зур бәйрәм , тамаша – WorldSkills байрагы эстафетасы Әлки районына килеп җитте.

Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты байрагын әлкилеләр район чигендә каршы алдылар. Һәм бергәләп Базарлы Матакның үзәк паркына юнәлделәр. Биредә инде аларны “Алексеевскдорстрой”, “Таттелеком”, “Газпром” предприятияләренең яшь эшчеләре, мәктәп укучылары көтә иде.

Менә  WorldSkills һәм  WorldSkills Kazan2019 байраклары парктагы сәхнәдә. Тантананы алып баручылар дөнья чемпионаты байрагының 2017 елда Абу Дабида Россия делегациясенә тапшырылуы, шуннан соң WorldSkills Kazan2019 оештыру комитетының бу хәрәкәт тарихында беренче тапкыр  WorldSkills байрагы эстафетасын башлап җибәрүе хакында сөйлиләр.

Сәхнәгә Әлки районы башлыгы Александр Никошин күтәрелә һәм, тантанада катнашучыларны сәләмләп, болай ди:

  • Бүген безнең районга WorldSkills флагының килүе горурлык та, күңелләребездә калачак тарихи вакыйга да. Эшче һөнәре – тормышыбыз нигезе ул. Биредә бүген районда яшәүче һәм хезмәт куючы яшьләребезнең бик кечкенә бер элеше генә. Тырыш, уңган бу эшчеләребез – киләчәгебезнең нигезе.

Район җитәкчесе паркта шау-гөр килеп уйнап йөргән малайларны һәм кызларны Халыкара балаларны яклау көне белән дә котлады. Аннары ул WorldSkills байрагына Әлки районы гербы чигелгән тамганы беркетте. Ә байракларны озатып йорүчеләр Александр Никошинга WorldSkills флагының чынлап та Әлки районында булуын раслаучы сертификат тапшырдылар.

Дәртле җырлар яңгырады. Бу тарихи вакыйгада катнашучылар WorldSkills флаглары янәшәсендә фотога тештеләр.

Ә Үзәк паркта Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм озак гөрләде әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев