Әлки районында ташламалардан файдаланучыларның 64 процентка якыны социаль пакетны акчалата ала
Моннан унөч ел элек халыкның кайбер категорияләренә дәүләт ярдәме күрсәтү программасы эшли башлаган иде. Тиз арада аны кыскартып “социаль пакет” дип атый башладылар. Бу ярдәмнең иң зур өлеше – инвалидларны, Ватан сугышында, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан кешеләрне һәм тагын берничә категориягә караучыларны дарулар белән бушлай тәэмин итү.
Башта ярдәм “натуралата” күрсәтелде, ягъни дәвалануга мохтаҗларга кирәкле медикаментлар бирелде. Ә аннары ташламаларны акчалата түләүләр белән алыштырдылар һәм ярдәм төрен сайлау хокукын авыруның үзенә тапшырдылар. Һәм беренче елда ук ташламадан файдаланучыларның яртысы акча вариантын сайлады. Хәзер инде бу күрсәткеч тагын да югарырак. Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов әйтүенчә, әлкилеләрнең 2636 сы социаль пакетка хокуклы. Аларның 1684 е бу ярдәмне акчалата алуны өстен күрә.
Бушлай дарулардан баш тартучылар моны аларны алуның шактый катлаулы булуы белән аңлата. Редакциягә Каргадан килгән Әсхәт Гәрәев болай дип зарланды:
–Үземә тиешле даруларны бушлай алам. Әмма моның өчен машинага бензин салып ким дигәндә 3-4 тапкыр район үзәгенә килергә кирәк була. Әле табибны туры китереп булмый, әле рецептка мөһер салучысы урынында юк. Инде рецепт белән аптекага киләсең икән, сиңа кирәкле дару булмаганны ишетәсең. Менә шулай азапланып кына кулга төшерәм ташламалы даруларны.
Мөгаен, бардыр андый җитешсезлекләр. Район хастаханәсе һәм аптека хезмәткәрләре аларны бетерер дип ышанасы килә. Әмма катлаулы авыру белән инвалидлыкка чыккан кеше дәүләт ярдәменең үзе өчен никадәр мөһим икәнен аңларга тиеш. Ай саен 828 акча гына (дарулар бәясе компенсация белән шул кадәр) даими дәваланырлык медикаментлар алырга җитмәячәк бит. Әйтик, хәзерге вакытта эпидемия төсе алган шикәр диабетын дәвалау елына 50-62 мең сумга төшә, диләр табиблар. Бу әле авыруларның иң кыйммәтлесе түгел. Мәсәлән, онкологик авыруларны уңышлы дәвалау мөмкинлеге бирә торган дарулар бар, әмма алар бик кыйммәт. Социаль пакетны акчалата алучы авыру үзен гаять катлаулы хәлгә куя бит.
Тиздән 1 октябрь. Ташламага хокукы булучылар шунда кадәр аны ни рәвештә алуларын хәл итеп, Пенсия фонды идарәсенә килеп гариза язарга тиеш. Моны бик уйлап, дәвалаучы табиб белән киңәшләшеп эшләргә кирәк. Соңыннан үкенерлек булмасын иде.
Р.S. Кирәкле даруларны алуда аңлашылмаучылык килеп туса, район үзәк хастаханәсе җитәкчесенә яисә республика Сәламәтлек саклау министрлыгының 264-68-46 номерлы “кайнар линия”сенә мөрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев