Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Татарча диктант” язуда 300 ләп кеше катнашыр дип көтелә

19 октябрьдә “Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирү акциясе үткәрелә.

Ел саен Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәр һәм авылларында бер үк вакытта үткәрелә торган бу чарада, яше, белеме, дине, һөнәренә карамастан, һәр кеше катнаша ала. Болай күмәкләп диктант язуның максаты – татар әдәби телен белү һәм дөрес язуга кызыксынуны үстерү, орфография һәм грамматика хаталарын тикшерү, татар теле филологларын һәм укытучыларын популярлаштыру, ди оештыручылар.

Район мәгариф идарәсенең милли белем буенча методисты Фәүзия Гыймадиева әйтүенчә, бездә һәр елны татарча диктант мәйданчыклары оештырыла. Былтыр әлеге акциядә 180 кеше катнашкан булган. Быел татарча диктантны 300 ләп кеше язар дип көтелә. Диктант мәйданчыклары урта һәм төп мәктәпләрдә булдырылачак. Акция 13.00 сәгатьтә башлана. Татарча диктант язарга килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев