Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев халыкны кабул итте

.

Үткән атнада Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевкә кабул итүгә дистәдән артык кеше килде.

Депутатка юллар төзетү һәм ремонтлатуны сорап килүчеләр күп булды. Базарлы Матактан Раил Маннанов Актай урамында 120 метр юл салып булмасмы дип сорый. Хезмәт ветеранына Фоат Вәлиев өенә кадәр юл төзетергә ышандырды. Иске Тахталыдан зиратка юл салуны башлап булмасмы, дип мөрәҗәгать итүчеләрнең дә гозере канәгатьләндереләчәк.  Базарлы Матактагы, Иске Камкадагы кайбер урамнарга исә юл төзелешен бераз көтәргә туры киләчәк. Ә район үзәгенең Совет урамындагы сазлыкны “авызлыклау” мәсьәләсе буенча депутат геодезистлар чакыртырга ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев