Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышы зур уңыш белән узды

5 февральдә район мәдәният йортында Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышы зур уңыш белән узды.

“Мәдәният – балаларга” республика акциясе кысаларында оештырылган әлеге концертның тамашачылары укучылар булды. Районның барлык мәктәпләреннән килгән зал тулы малайлар һәм кызлар концертны зур кызыксыну белән карадылар. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге бу ансамбль чыгышларына битараф булу мөмкин түгел шул. Татар халык фольклорына нигезләнеп эшләнгән гаҗәеп матур биюләр, күңелләрне кузгата, уйландыра да, моңландыра да торган җырлар һәм көйләр балаларның да игътибарын, дикъкатен тулысынча яулап алды. Әле бит яшь тамашачыларга татар халык уен коралларында уйнап карау мөмкинлеге дә тудырдылар. Концерт тәмамлангач та, күзләре янып торган малайлар-кызлар бу музыкаль тамаша тәэсирендә, шул хакта сөйләшеп-гәпләшеп таралыштылар.
Айдар Фәйзрахманов та районыбыз тамашачысының концертны шулай рухланып кабул итүеннән бик канәгать калган. Үзенең инстаграм битендә ул тамашадан видеокүренеш урнаштырып, “Әлки районы – искиткеч!” дип язып куйган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев