Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Татарстан профсоюзлар Федерациясе булып китте

Әлки районында Татарстан профсоюзлары федерациясе көне үткәрелде.

Район оешма-учраеждениеләренең профсоюз активистлары белән очрашуга федерация рәисе урынбасары Марат Гафаров һәм белгечләр килгән иде. Очрашуда катнашучылар белән әңгәмә Татарстан һөнәри берлекләр федерациясе эшчәнлеге турында фильм караудан башланды. Аннары баш хезмәт инспекторы Ирина Андина хезмәт куркынычсызлыгы өлкәсендә законнар һәм аларның үтәлеше хакында тәфсилләп сөйләде.

Хезмәт кешесенә хокук ярдәме күрсәтү, хезмәт хаклары һәм башка түләүләр тоткарланганда нинди чаралар күрү, авыл җирендә яшәп эшләүче хатын-кызларның 36 сәгатьлек эш атнасына хокукы, электрон хезмәт кенәгәсе һәм башкалар турында бүлек начальнигы Гүзәл Мингалиева аңлатты. Ә җәмгыяви сәясәт идарәсе бүлеге белгече Анастасия Ерхонина пенсиядәге һәм пенсия яшендәге кешеләр хокукларына күбрәк тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев