Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Театр – күңел көзгесе” смотр-бәйгесе концертлары дәвам итә. ФОТО

Мәдәният йортларында “Театр – күңел көзгесе” смотр-бәйгесе кысаларында отчет концертлары бара.

2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан районыбызның үзешчән коллективлары арасында  “Театр – күңел көзгесе” дигән смотр-бәйге оештырылды. Авыл җирлекләре үзешчәннәре отчет концертлары белән узган елның ноябреннән бирле чыгыш ясыйлар. Әйтик, узган атнада Чуаш Кичүе һәм Үргәгар авыл җирлекләре үзешчән коллективлары үз сәхнәләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Бу атнада жюри Иске Чаллы җирлеге талантларына бәя бирәчәк. Үзешчәннәр үз авылдашларына гына күңелле ял сәгатьләре бүләк итеп калмый, алар  концертларын тагын ким дигәндә ун авыл сәхнәсендә күрсәтә.

Февральдә район мәдәният йорты сәхнәсендә район үзәге оешма-предприятиеләре концертлары башлана. Беренче булып тамашачылар алдында  Алексеевск агрокөллияте филиалы талантлары чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев