Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында техниканы кышкы саклауга кую буенча үткәрелгән бәйгедә “Үзәк Әлки” филиалы иң яхшы дип табылды

30 октябрьдә районда авыл хуҗалыгы эшләрендә катнашкан техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонтка әзерләүнең торышын бәяләү буенча бәйге үткәрелде.

Хәзер хуҗалыкларда техника паркларындагы трактор һәм комбайннар хәйран кыйммәтле. Озак хезмәт итсеннәр өчен аларны кышын тиешенчә саклау бик мөһим. Районда узган конкурс җитәкчесе, республика авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (Татарский научно-исследовательский институт сельского хозяйство) директоры Марсель Таһиров хуҗалыкларда техниканы кышкы саклауга куюның торышын уңай бәяләде. Ә иң күп баллны (70 мөмкинлектән 55) “ВостокЗернопродукт”ның “Үзәк Әлки” филиалы алды. Биредә машина-тракторларны саклауга кую, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренең үтәлешен тәэмин итү буенча җитди эш алып барылган. Икенче урында – “Көньяк Әлки” филиалының  “Алпар” отряды, өченче – “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалы булды.

Кайбер хуҗалыкларда җитешсезлекләр дә ачылды. Аларны төзәтү өчен бер атна вакыт бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев