Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында терлек асраучылар субсидияләр ала башлады

Каргалылар районда беренчеләрдән булып сыерлар, кәҗәләр, атлар асрауга һәм кош-корт сатып алуга субсидияләр алу өчен барлык кирәкле документларны туплаганнар.

Тиешле кәгазьләрне үзвакытында һәм дөрес итеп тутыруда аларга авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре ярдәм иткән. Документларны тиз тапшыргач, акчасын да беренчеләрдән булып алганнар. 17 сыер асраучы Газыйм Гатин, 8әр сыер тотучы Рамилә Садыйкова һәм Ринат Гафиятуллин, хуҗалыгында 6 сөтбикә булган Зөлфәт Гәрәев дәүләттән аеруча зур ярдәм алганнар. Мәгълүм булганча, бер сыер тоткан өчен –2300 сум, ике сыерга  6600 сум түләнә. Маллар күбрәк булган саен түләү күләме дә арта.

Чебиләр, үрдәк һәм каз бәбкәләре сатып алучыларга бирелә торган субсидия дә авыл кешесе өчен сизелерлек ярдәм. Елның елында күпләп кош-корт асраучы Мәдинә Хөсәенова, Газинур Фәттахов, Илдар Шәйхетдинов гаиләләре, ә авылда барысы 23 хуҗалык әлеге түләүне алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев