Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында үткәрелгән аукционда 20 мең сумга якын бәягә укытучылар һәм укучылар ясаган әйберләр сатылган

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсеннән соң үткәрелгән аукционда 20 мең сумга якын бәягә әйберләр сатылган.

Аукционда балалар иҗат йорты укытучылары һәм андагы түгәрәкләргә йөрүче укучылар ясаган төрле эшләнмәләр сатуга чыгарылды. Агачтан ясалган аш бүлмәсе кирәк-яраклары, картиналар, төрле материаллардан чәчәкләр, сәйләннән чигелгән эшләнмәләр, йон башмаклар, капрон җептән үрелгән мунчалалар –  аукционда катнашучылар һәммәсен теләп сатып алды. Беркем дә буш кул белән китмәде. Аукционда җыелган 20 мең сумга якын акча яңа эшләнмәләр ясау өчен материаллар сатып алуга тотылачак.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев