Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында үткәрелгән “Тоннель” операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның алты очрагы ачыкланган

28 сентябрьдә Әлки районы территориясендә “Тоннель” операциясе үткәрелде.

Әлеге профилактика чарасының максаты – юлларда аварияләрне киметү. Операция барышында транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә төгәл үтәүләре тикшерелде.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин хәбәр иткәнчә, операция барышында 53 транспорт чарасы тутатылган. Тикшерү нәтиҗәсендә  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 6 очрагы ачыкланган. Аларның берсе – хәвефсезлек каешын каптырмау (12.6), икесе – административ штрафларны вакытында түләмәү белән бәйле.

Кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев