Әлки районында туберкулез белән авыручы 39 кеше диспансерлык исәбендә тора
Туберкулез – бик куркыныч чир.
Туберкулез – бик куркыныч чир. Хәзер мәҗбүри вакцина профилактикасы кертелү һәм нәтиҗәле химия препаратлары булу бу авыруны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә анысы. Әмма бүген дә дөньяда туберкулез өзлегүләреннән ел саен 20 мең кеше вафат була.
Безнең районда туберкулез белән 39 авыру диспансерлык исәбендә тора. 2018 елда бер кеше беренче тапкыр сөяк туберкулезы белән исәпкә алынды. Районда авыру дәрәҗәсе 100 мең кешегә исәпләгәндә 5,2 тәшкил итә (республикада –100 мең кешегә 29,6).
Туберкулез – йогышлы авыру. Инфекция чыганагы – авыру кеше, кайчагында авыру терлекләрдән дә чир йогарга мөмкин. Туберкулезлы кеше сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә һавага күзгә күренмәс вак төкерек һәм какырык тамчылары эләгә һәм алар сәламәт кешенең үпкәсенә үтеп керә. Стресслар, бик нык талчыгу, тиешенчә тукланмау, хроник авырулар, тәмәке тарту, алкоголь куллану нәтиҗәсендә организмның саклану көчләре зәгыйфьләнгәндә туберкулез процессы башланырга мөмкин. 90 процент кеше организмында Кох таякчыгы йөртә, ә авыруның бернинди билгеләре дә булмый, әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә куркыныч янамый. Ә менә иммун системасы көчсезләнсә, “йоклаган” Кох таякчыгының үрчеп китеп, авыру чыгаруын көт тә тор.
Авыру төрлечә башлана. Кайчагында ул үзен бик белгертми, шулай да кеше тиз арый, аппетиты начарлана, йокысы бозыла, бераз ютәл була, тән температурасы 37-37,5 градускача күтәрелергә мөмкин. Кайбер очракларда исә авыру кискен башлана. Кешенең башы авырта, туңа, хәлсезләнә, температура 38 градускача күтәрелә, коры яисә какырыклы ютәл тотына. Мондый билгеләрне еш кына грипп, үпкә ялкынсынуы белән бутыйлар.
Дөрес диагнозны бары рентген-флюорография һәм лаборатория тикшерүләре генә билгели ала. Комплекслы өзлексез дәвалану бер елгача сузыла. Аның нәтиҗәләре табибка вакытында мөрәҗәгать итүгә һәм авыруның тиешле таләпләрне үтәвенә бәйле. Туберкулез дәвалауга бирешә. Авырулар 4-5 ел исәптә тора.
Иң мөһиме – авыруны булдырмый калу. Балаларда туберкулезны кисәтүнең төп ысуллары – БЦЖ вакцинациясе һәм химия профилактикасы.
Олыларда туберкулез профилактикасы ел саен диспансерлык тикшерүе узуга һәм чирне иртә стадияләрдә ачыклауга бәйле. Һәркем ким дигәндә елга бер тапкыр (профессиясенә, сәламәтлегенең нинди булуына карап) флюорография тикшерүе үтәргә тиеш. Барлык шикле очракларда пациентлар өстәмә тикшерү узу өчен туберкулез диспансерына юллана.
Вакытында ачыкланган туберкулезны җиңәргә мөмкин. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!
Любовь Микушева,
район үзәк хастаханәсе фтизиатры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев