Әлки районында туберкулез белән чирләүче 24 кеше исәптә тора
24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә
Туберкулез дөньяда иң күп үлемгә китерүче инфекция булып кала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, көн саен бу чирдән 4 меңнән артык кеше үлә, ә 30 меңгә якын кеше авырып китә. Авыруны ачыклау, дәвалау һәм туберкулезга каршы көрәш чараларын көчәйтү – бүген иң мөһиме, ди белгечләр.
Ә безнең районда бу мәкерле чир белән бәйле вәзгыять нинди? Туберкулездан ничек сакланырга? Бу хакта район үзәк хастаханәсе табиб-фтизиатры Румия ШӘЙХЕТДИНОВА сөйли.
Район үзәк хастаханәсендә бүген туберкулез белән чирләүче 24 кеше диспансерлык исәбендә тора. 2021 елда ике кешедә туберкулез ачыкланды, алар хәзер стационарда дәвалана.
Бу йогышлы чирне тарату чыганагы – авыру кеше. Ул йөткергәндә, төчкергәндә һәм сөйләшкәндә какырык һәм лайла белән туберкулез микобактерияләре бүленеп чыга. Туберкулез белән чирләүче хайваннар да инфекция таратуда билгеле бер роль уйный. Бу очракта авыру күбесенчә сөт ризыклары аша йога.
Туберкулез күбесенчә үпкәләрне зарарлый. Әмма ул сөякләрне, буыннарны, күзләрне, тирене, нерв һәм бәвел-җенес органнарын да аямый. Авыруның төп билгеләре – тиз ару, йокы, аппетит бозылу, тән температурасы күтәрелү, тиз ярсып китү, тирләү һ.б. Үпкә туберкулезының билгеләре гриппны, пневмонияне дә хәтерләтергә мөмкин.
Әгәр үзегездә югарыда әйтелгән авыру билгеләрен сизсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Ул тикшерү билгеләячәк. Дөрес диагнозны рентген-флюорография һәм лаборатор юл белән генә куярга мөмкин.
Туберкулез – бик йогышлы чир. Бүтәннәрне зарарламас өчен авыру кеше барлык саклык чараларын белергә һәм аларны тиешенчә үтәргә бурычлы. Ул йөткергәндә һәм төчкергәндә авызын-борынын кулъяулык белән капларга, чиста йөрергә, савыт-сабасын һәм урын-җирен аерым юарга һәм аерым сакларга, балалар белән якыннан аралашмаска, какырыкны дөрес җыярга һәм юк итәргә тиеш.
Туберкулездан дәваланучы кешегә начар гадәтләрдән баш тарту зарур. Тәмәке тарту, аракы куллану авырудан савыгырга нык комачаулый.
Бу авыр чирдән дәвалану нәтиҗәләре табибка үзвакытында мөрәҗәгать итүгә һәм авыруның дисциплинасына бәйле. Табиб кушканнарны төгәл үтәү һәм дәвалануның тулы курсын узу бик мөһим.
БЦЖ вакцинасы прививкасы – профилактика чараларының берсе. Манту реакциясе балада авыруны иртә диагностикалау ысулы булып тора. Олыларда исә туберкулезны флюорография тикшерүе аша ачыкларга мөмкин.
Һәр кеше даими рәвештә флюорография тикшерүе узарга тиеш. Бу мәсьәләгә авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалар җитәкчеләре җитди әһәмият бирсен иде.
Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Үпкәләрегезне саклагыз. Чирләр меңләгән, ә саулык бер генә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев