Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында туган Әхмәт Рафыйковка – 103 яшь

Якташыбыз, шагыйрь Әхмәт Мәхмүт улы Рафыйковка 103 яшь тулган.

Әхмәт ага районыбызның Иске Камка авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән. Ачлыкны, тормыш авырлыкларын күп күргән. 1941 елда ул фронтка алына, каты яралана. Батыр сугышчы күп орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң мәктәптә, соңрак район газетасында эшли. 1973 елдан Чиләбе шәһәрендә яши. Тиздән Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәт Рафыйковның фикерләре тупланган шигырьләр җыентыгы дөнья күрәчәк.

Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әхмәт Мәхмүт улына “ТАССРның 100 еллыгы” медален тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев