Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында туып-үсеп, Балык Бистәсе редакциясендә эшләгән Идрис Аметов яңа китабын тәкъдим итте

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районы үзәк китапханәсендә якта –шыбыз, танылган журналист Идрис Аметовның яңа гына басылып чыккан “Бәхет чишмәм – синдә, Бистәм!..” китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды. Шактый зур залның китап сөючеләр, укытучылар, сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр, кунаклар белән шыгырым тулы булуы күңелдә горурлану һәм зур канәгатьләнү хисләре уятты.Күренеп, сизелеп тора: димәк, Идрисебезнең биредә абруе зур, аны нык хөрмәт итәләр.

   Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки ул үзенең 43 елдан артык гомерен Балык Бистәсе районына фидакарь хезмәт итүгә багышлаган. Кырык ел дәверендә, район гәҗитендә фотохәбәрче булып башлап, редактор урынбасары дәрәҗәсенә тикле күтәрелгән. Шушы чорда районның хезмәт алдынгыларын, сугыш ветераннарын, гомумән Балык Бистәсенең күренекле кешеләренең тормыш һәм хезмәт юлларын үзенең фоторәсемнәрендә, мәкаләләрендә яктыртып килгән. Нәтиҗәдә “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булган.

    Идрис Галимулла улы Аметов Яңа Чаллы авылында җирбагар гаилә сендә туа. Биредә башлангыч белем ала, әмма әтисе бик иртә бакый -лыкка күчкәч, әнисе яшьли үлеп киткән туганнан-туган сеңелесенең 5 бала белән калган иренә киүягә чыгып, алар Алпарга күчеп киләләр. Идрис  5-8 сыйныфларны данлыклы Алпар урта мәктәбендә укып чыга да Казанга китеп, моторлар төзү заводы каршындагы техник училищега укырга керә. Аннан һөнәр алып чыкканнан соң озак эшләргә туры килми, ул хәрби диңгез флотына алынып, Североморскта диңгезче булып хезмәт итә.

   Армиядән Казанга кайтып, заводта бер ел гына эшләп өлгерә, Балык Бистәсе районы партия комитетында эшләүче әтисенең энесе Әдһәм абыйсын очраткач, ул аны гәҗиткә фотохәбәрче вазыйфасына чакыра . Инде мәктәптә укып йөргән чагында ук “Коммунизм юлы” гәҗитендә фотолары даими басылып килгәнлектән, абыйсының тәкъдиме аның күңелен ашкындырып куя. Әмма ул чынлап торып журналист булып китәр өчен һөнәри белем алырга кирәклеген тирән аңлый. Шуңа да КДУ ның журналистика бүлегенә укырга керә.

    Университетны тәмамлаганнан соң редакциядә баштан авыл хуҗа –лыгы бүлеге хәбәрчесе, 1991 елдан хатлар бүлеге мөдире булып эш ли. Үз вазыйфаларын Идрис һәрвакыт җиренә җиткереп, оператив төстә зур осталык белән башкара. Бу җәһәттән аның турында каләмдәше Илгиз Җамалиев язмасында чагылыш тапкан фикере белән танышып үтү кулай булыр:

  “...Әле дә бүгенгедәй хәтердә: газетабызда иҗади рухның кайнап торган чагы. Редакция машинасына төялеп, авылларга чыгып китәбез, Идрис абый белән бер тирәгәрәк туры килсәң, рәхәт инде: аны һәр авылда колач җәеп каршылыйлар, сый-хөрмәтен җәлләмиләр. Шуннан кайтып, бер-беребездән уздырырга тырышып, репортаж, зарисовкалар язарга утырабыз.

   Мин - фәкыйрегез, каян башларга белмичә, каләм сабын кимергән арада, Идрис абый бер-бер артлы мәкаләләрен сәркатипкә кертә то -ра. Оперативлыкка килгәндә, күбебезнең борынына чиертә инде ул. Авыл хуҗалыгы темасына аннан да күберәк белеп язучы юктыр инде бездә! Чөнки үзе дә “фермер”. Кайвакыт якын итеп, шулай дип эндәшәм аңа. Фермер дими, ни дисең?! Мин белә-белгәннән бирле сыер асрый, үгезләр симертә, кош-корт тота. Шуның өстенә иң күп мәкалә язучы да ул, районны аркылыга-буйга йөрүче дә Идрис Аметов. Ничек өлгерә-булдыра?! Хәзергә кадәр аңлап бетерә алмыйм. Аның өчен мишәр егете Идрис булып туарга кирәктер инде, җәмәгать...  

   Һөнәри яктан бәяләгәндә, Идрис абыйның тагын бер осталыгы бар. Теләсә кемгә тел ачкычы таба белә ул. Тәкәббер түрәләрне дә сөйләштерә, эчкече-наркоманнарның да эч серләрен ачтыра. Күпләр белмидәдер әле: безнең Идрис дистәләрчә мәртәбә кан биргән, байтак кешенең гомерен саклап калуда үз өлешен керткән донор да әле! Менә шулай ялкынланып, һаман каядыр ашыгып, иҗат итеп яши торгач, җиденче дистәсен ваклый башлаганын да сизми калды бугай ул. 

   Кичә барышында Идрис Аметов хакында Илгиз Җамалиев язмасын -дагыдай әнә шундый якты хәтирәләр чыгышларда күп яңгырады. Матур теләкләрен җиткерүчеләр арасында зур түрәләр, игенче, терлекче шикелле гади хезмәт кешеләре дә байтак булды.

   Кичә районның үзешчән сәнгать артистлары чыгышлары белән бизәлеп, искиткеч күркәм алып барылды. Тәбрикләү сүзләрен әйткәннән соң,  берәр куплет матур җырларын бүләк итүчеләр дә байтак булып, манзараны үзенчә ямьләп барды. Концертның йөзек кашы дип һичшиксез Татарстанның атказанган артисты Рафаэль Латыйпов башкарган җырларны әйтергә кирәктер. Р.Латыйпов Идрис белән университетта бер төркемдә укып чыккан булган икән бит! Һәм университеттан соң ул да баштан Буа район гәҗитендә хезмәт куйган.

   “Бәхет чишмәм Синдә, Бистәм!..” Идриснең икенче китабы. Әле аның нибары 63 белән генә баруын истә тотканда, бу аның соңгы китабы булмас. Һәрхәлдә аның тормыш юлы балда-майда йөзү белән үтмәгән , ул күргән, кичергән кыенлыклар, тирән эчтәлекле гомер сөреше повесть-романнар иҗат итәрлек бай материал булып тора. Шуңа да киләчәктә якташыбызның әдәби форматтагы әсәрләрен дә укырга язар дип ышана сы килә...  

                                                                    Ш.Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев