Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында туып үскән яшь актер Алмаз Хөсәинов “Сәхнә” журналының махсус бүләгенә ия булды

Якташыбыз, Яңа Салманда туып үскән Алмаз Хөсәинов “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә Әҗәл ролен иҗат итүе өчен “Сәхнә” журналының махсус бүләгенә лаек булды.

Алмаз Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театрында  бишенче ел эшли, шушы вакыт эчендә үзен таныта алды. Театр репертуарында ул катнашкан спектакльләр аз түгел.

Алмаз кечкенәдән җыр-биюгә һәвәс булып, мәктәп елларында ук концертларда катнашып килгән.  Ә аннары Казан театр училищесында белем алган һәм Түбән Кама театрына эшкә килгән. Үзе генә түгел – аның тормыш иптәше, Казан кызы Нурсәнә дә актриса. Яшьләрнең инде дүрт яшьлек уллары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев