Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында төз атучылар ярышты

22 декабрьдә районда төз ату буенча ярыш үткәрелде.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга  һәм район оешуның 90 еллыгына багышланган бу бәйгене ДОСААФ җәмгыяте мәгариф идарәсе белән берлектә оештырды.

Чуаш Борнае урта мәктәбе базасында үткән ярышта пневмомылтыктан иң төз атучы булып әлеге мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Илһам Җәләев танылды. Шушы ук белем йортының 7 сыйныф укучысы Владимир Мамеев икенче нәтиҗәне күрсәтте. Өченче урынга Юхмачы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Александр Ботвин лаек булды.

Төз атуда мәктәпләрнең ОБЖ укытучылары да ярышты. Базарлы Матак урта мәктәбе укытучысы Сергей Платонов беренче урынны алды. Вячеслав Филиппов (Чуаш Борнае) һәм Вячеслав Шамышев (Борискино) икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

Командалар арасында исә Юхмачы мәктәбе беренче урынга лаек булды. Чуаш Борнае – икенче, Татар Борнае командасы өченче урынны алдылар. Призерларга район ДОСААФ җәмгыяте җитәкчесе Марат Хөснетдинов Дипломнар, Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев