Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында төзелгән транспорт өчен мәйданчыктан күрше районнар да файдалана алачак

“Базарлы Матак янында юлның ике ягында да төзелешләр бара. Анда нәрсә төзелә икән, шул хакта языгыз әле”–шундый сорау белән редакциягә берничә кеше мөрәҗәгать итте.

Газета укучыларыбыз соравына район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары  Сергей Балакирев җавап бирде:

–Базарлы Матак-Юхмачы автотрассасының уң ягында транспорт өчен махсус мәйданчык төзелде. Әлеге мәйданчыкка санитар, гадәттән тыш хәлләр авиациясе һәм башка төр хезмәт вертолетлары төшеп утыра ала.

Анда асфальт түшәлде, автомобиль трассасыннан керү юлы салынды. Мәйданчык максатчан файдаланылсын өчен анда керү юлына шлагбаум урнаштырылды. Урыны да Казан-Самара автотрассасы янәшәсендә, транспорт чаралары җанлы хәрәкәт итә торган урында сайланды.

Махсус транспорт мәйданчыгы республика бюджеты средстволарына салынды. Ул бездән тыш күрше Спас, Алексеевск, Нурлат районнары өчен дә хезмәт итәчәк.

Базарлы Матак-Юхмачы автотрассасының сул ягында исә “Золотая долина” сәнәгать мәйданчыгы төзелә. Анда эшмәкәрләр җитештерү эшчәнлеге алып бара алачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев