Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында укытучы-фронтовик истәлеге мәңгеләштерелде

Чуаш Борнаенда бик мөһим вакыйга булды – авыл мәктәбендә 30 елдан артык хезмәт куйган, аның директоры булып эшләгән Дмитрий Дулатовның истәлеген мәңгеләштерделәр. Мәктәп стенасында аңа багышланган мәрмәр такта барлыкка килде.

Тантанада Чуаш Борнае укытучылары һәм укучылары гына түгел, авыл халкы да катнашты. Бу аңлашыла да, чөнки Бөек Ватан сугышында катнашкан, гомерен балалар укытуга багышлап, шушы игелекле хезмәте өчен РСФСРның мәгариф отличнигы исемен алган Дмитрий Дулатов шушы авыл кешесе бит.

Дмитрий Васильевич Аксубай педагогика училищесын сугыш башланырга бер ел кала тәмамлый. Ә 1941 елның сентябрендә армиягә алына, ул сугышта элемтәче була, берничә тапкыр каты яраланса да, терелүгә киредән сафка баса. 1944 елда Нарев елгасын кичкәндә полк белән командир арасында элемтәне тәэмин итү өчен ул унсигез тапкыр линия өзеклеген ялгый. 1945 елда, Германия территориясендә барган сугышларда туктаусыз яуган ут астында бер сәгатьтә 14 өзеклекне ялгарга туры килә аңа. Һәм мондый очраклар бик күп була Дулатовның сугышчан юлында.

Бөек Ватан сугышыннан исән-имин кайтырга язган икән егеткә. Туган авылында ул яраткан хезмәтен дәвам итә: башта математика, физика укытучысы, аннары 1951-1982 нче елларда Чуаш Борнае мәктәбе директоры булып эшли. Сугышта алган Кызыл Йолдыз, I-II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күпсанлы медальләре янына фидакарь педагоглык хезмәте өчен бирелгән бүләкләр өстәлә.

Дмитрий Васильевич Дулатов бик күп буын укучыларга тирән белем биреп кенә калмый, авыл мәктәбенең дәрәҗәсен күтәрү өчен дә зур эш башкара. Ә фронтовик укытучыларыннан тәрбия алган яшьләр илнең патриотлары, намуслы, тырыш кешеләр булып формалашалар, илебезнең төрле почмакларына таралып, намус белән хезмәт итәләр.

Билгеле, мондый олы шәхеснең тормыш юлы һәм эшчәнлеге район тарихында үз урынын алып тора. Ә аның истәлегенә мәрмәр такта кую Дмитрий Дулатовка тирән хөрмәт һәм рәхмәт билгесе ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев