Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында уракка төштеләр

Районда рыжик культурасы урагына төштеләр. Бу бөртек суктыру комбайннарының урып-җыюга әзерлеген сынау да.

Рыжик – кыйммәтле техник культура. Аңардан май сыктыралар. Дөрес, уңышы әллә ни зур түгел. Әмма аңа сорау зур, бәясе дә кыйбат йөри. Ул районда 1062 гектарда игелде. Шуның яртысын җыеп суктырдылар инде.

Районда маллар өчен 57 мең тонна сенаж салынды. Бу узган елның шул чорындагыдан ике тапкыр диярлек күбрәк.

Сенаж башта күпьеллык үләннән салына, ә хәзер катнаш бөртек чәчелгән мәйданнардан хәзерләнә. Механизаторлар һәр көнне 1,5-1,8 мең тонна яшел массаны базларга салалар.

2550 тонна сыйфатлы печән хәзерләнде. Бу әлегә узган елның шул чорындагыдан бераз түбәнрәк күрсәткеч.

Тракторчылар пар җирләрен эшкәртүне дә активрак алып баралар. Бер айдан бит көзге чәчү эшләре башланачак. Әлегә пар җирләренең 16 мең гектар эшкәртелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев