Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “урман ашханәләре” өчен кышка азык әзерлиләр

​​​​​​​Кышын җәнлекләргә азык табу авыр, шуңа бүгеннән алар өчен “урман ашханәләре” оештыру  турында кайгырталар.

 

Елның елында егерьләр, җәмәгать инспекторлары кышкы айларда җәнлек-җанварлар ачка интекмәсен өчен азык запасы хәзерләп куялар. Быел җәй коры килде, печән, иген дә әллә ни уңмады. Шулай да урман җәнлекләренә  шактый гына азык әзерли алганнар инде.

Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов әйтүенчә, гомуми аучылык биләмәләрендә кышкы “ашханәләр” өчен 15 тоннадан артык бөртек калдыклары, 3 тонна печән, 60 пар яфрак себеркесе,  2 тонна терлек тозы булдырганнар. Бу эштә фермер хуҗалыклары ярдәм кулы сузган. Һәр елдагыча, районның “Көньяк” аучылык хуҗалыгында җәнлекләргә азык запасы бигрәк тә мул хәзерләнгән. Әйтик, биредә бөртек калдыкларын 100 тонна, печәнне 15 тонна итеп хәстәрләгәннәр. “Урманнарда яшәүчеләр ач калмас. Алар өчен булдырылган ашханәләрдә “сыйны” гел өстәп торабыз. Җанварлар өчен азык хәзерләү дәвам итә,–ди Андрей Ерусланов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев