Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Урман атнасы-2018” акциясе барышында посадкаларны һәм урманнарны корыган агачлардан чистарталар

“Урман атнасы-2018”  табигатьне саклау республика акциясенә әлкилеләр дә актив кушылды.

 

 
Әлки урманчылыгы җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин хәбәр итүенчә, атна дәвамында алар байтак эшләр башкарып өлгерергә тырышалар. Урманчылык хезмәткәрләре авыл ярдәмчеләре белән берлектә Иске Чаллы янындагы каен посадкасын корыган агачлардан чистартканнар. Шушы арада  “Яшь имәннәр” лагере урнашкан урманны, Сабантуй җирләрен кипкән карт агачлардан һәм чүп-чардан арындырырга җыеналар. Чуаш Кичүендәге мәктәп урманчылыгында шөгыльләнүче балалар белән лесничий урынбасары Людмила Желтухина табигатьне саклау, урманнар утырту кебек актуаль мәсьәләләр буенча әңгәмә үткәргән. 
“Акциянең төп чараларының берсе – агачлар утырту иде. Әмма, көннәр бик коры тору сәбәпле, әлеге эшне берникадәр кичектердек. Аны 6 октябрьдә башкарырбыз дип торабыз,”– ди Илсур Зәйнуллин. 
Бу көздә мең төп чамасы агач утыртырга ниятләп торалар икән. Авылларны яшелләндерү өчен юкә, чыршы, миләш үсентеләре әзерлиләр. Авыл җирлекләре советлары, шулай ук аерым кешеләр әлеге үсентеләрне алырга урманчылыкка заявка бирә алалар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев