Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында урманнарның санитар хәлен тикшерәләр

Сулар һавабызны чистартучы, сәламәтлегебезгә уңай йогынты ясаучы урманның да чирләп китүе ихтимал икән.

Күккә ашкан наратлар, йөзьяшәр имәннәр төрле зарарлы организмнар, әйтик, гөмбәләр, бөҗәкләр тәэсирендә хәлсезләнергә, хәтта үләргә мөмкин. Моны булдырмас өчен урманнарның санитар хәлен һәрдаим тикшереп тору (обследовать) зарур. Район урманчылыгы җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, агачлардагы зарарлы организмнарны ачыклау, аларның таралуына юл куймау, ә инде таралып өлгергән очракта авыру агачларны юк итү – урманнарны саклауның мөһим бер юнәлеше.

Узган елларда Чуаш Кичүе урманчылыгында наратларда тамыр губкасы дигән чир ачыкланган булган. Әлеге гөмбә тамыр системасын зарарлый, аның черүенә китерә, һәм нәтиҗәдә агач һәлак була. Чирнең киң таралуына юл куймау йөзеннән ул вакытта наратларны санитар кисү үткәрелгән.

Быел урманнарны тикшерү вакытында да кайбер урыннарда агачларда әлеге тамыр губкасы авыруы табылган. Республика белгечләре тарафыннан тагын бер тикшерү үткәрелгәннән соң урманны санитар-савыктыру чаралары билгеләнәчәк, ди Илсур Зәйнуллин.

Республикада урманнарны тикшерү һәм аларны сәламәтләндерү чаралары билгеләү турындагы мәгълүматлар халык өчен ачык. Алар Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында урнаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев