Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында урта мәктәпләрне тәмамлаучы 53 укучының күпчелеге БДИ өчен җәмгыять белеме фәнен сайлаган.

Быел районның урта гомумбелем мәктәпләрен 53 укучы тәмамлый. Алар барысы да үзләре теләгән кайсы фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханы тапшырасын сайлап (определились), гаризалар тапшырганнар.

Чыгарылыш сыйныфлар укучыларының БДИ тапшыру вакытлары билгеле инде. Унберенчеләр өчен дәүләт имтиханнары елдагыча өч этапта узачак. 20 марттан 10 апрельгә кадәр сынауларны вакытыннан алда биреп була. 27 майдан 1 июльгәчә – имтихан тапшыруның төп этабы, ә 3-20 сентябрьдә –өстәмә этап.

БДИ буенча муниципаль координатор Алсу Зәйнуллина әйтүенчә, ХI сыйныфлар укучыларының күпчелеге БДИ тапшыру өчен җәмгыять белемен сайлаган. Бу фәннән 20 егет һәм кыз белемнәрен сынаячак. Сүз уңаеннан, (кстати) бөтен ил буенча да җәмгыять белеменнән имтихан тапшырырга теләүчеләр күпчелекне тәшкил итә икән. Бездә физикадан (15 укучы), биологиядән, тарихтан (9 ар укучы), химиядән (7 укучы) сынау бирергә теләк белдерүчеләр дә байтак. Инглиз телен һәм информатиканы икешәр кеше сайлаган.

Рус теленнән (3 июньдә) һәм математикадан (29 майда) БДИ һәр чыгарылыш укучысы өчен мәҗбүри булып кала. Математикадан профильле һәм база дәрәҗәсендәге имтиханнар бер үк көндә үткәрелә. Узган елларда аларның ике төрендә дә үзләрен  сынаучы укучылар шактый була иде. Ә бу юлы ике вариантның берсен генә сайларга мөмкин булачак. Унберенчеләрнең 24 е – база төренә, ә 29 ы профильле вариантка тукталган. Мәгълүм булганча, соңгысын вузга кергәндә математика кирәк булган укучылар сайлый.

Укучы рус теленнән һәм математикадан тиешле баллар җыя алмаса, БДИны кабат сентябрьдә тапшыра ала. Аттестат алу өчен рус теленнән кимендә 24 балл, база дәрәҗәсендәге математикадан 3 балл (5 баллы шкала буенча) җыярга кирәк.

Декабрь аенда унберенчеләр рус әдәбияты буенча йомгаклау (итоговое) иншасы  язганнар. Ул “зачет”, “незачет” системасы буенча бәяләнгән. Барлык укучылар да иншаны уңышлы язып, БДИга үткәрелгән.

Алсу Зәйнуллина әйтүенчә, мәктәпне узган елларда тәмамлаган бер бала быел имтиханнарның резерв чорында БДИ тапшырачак.

Мәктәпләрдә бүген бердәм дәүләт имтиханнарына ныклы әзерлек бара. Укучылар берничә тапкыр инде БДИны сынау рәвешендә дә тапшырып караганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев