Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында урып-җыю экваторны узды

Районда 35 мең 643 гектарда үстерелгән бөртеклеләрнең 18 мең 454 гектарыннан игеннәр җыеп алынды. Бу барлык мәйданның 52 проценты дигән сүз.

Район буенча уртача уңыш  гектардан 37,4 центнер тәшкил итә. Ә көзге бодайның һәр гектарыннан  43,5 центнер бөртек җыеп алына. Уҗым бодаеның 12 мең гектардан артыгы җыеп алынды. Бу – үстерелгәннең 70 проценты.

Бер ук вакытта арыш, арпа һәм борчак суктыру эшләре бара. Уңышы җыеп алынган кырлардан саламны тюкларга төреп, туңга сөрү эшләре башкарыла.

Районыбыз игенчеләре уҗым культураларын чәчүгә дә керештеләр. Киләсе ел уңышына нигез салуга беренчеләрдән булып “ВостокЗернопродукт”ның “Иске Матак”, “Борискино”, “Юхмачы” отрядлары төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев