Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында урып-җыю эшләре башланды

Районыбыз игенчеләре республикада беренчеләрдән булып урып-җыю эшләренә керештеләр. Беренче комбайннар узган атна ахырында “ВостокЗернопродукт”ның “Тахталы” отряды кырында эшли башлады.

Быел районда 500 гектарда бик кыйммәтле саналучы май культурасы – рыжик үстерелде. Рыжикка бәя ашлыкка караганда 2-3 тапкырга кыйбатрак йөри. Аны бүген килограммын 20 сумнан гарантияле сатып алучылар бар.

Рыжик үзе зур чыгым да сорамый, күп игътибар да таләп итми. Көзен чәчсәң, язын тырмалыйсы. Ул ашлама кертүгә, башка агрочаралар үткәрүгә мохтаҗ түгел.

“Тахталы” отрядында рыжик культурасын суктыру башланды. Ул биредә 180 гектарда үстерелгән. Без әлеге хуҗалык кырларында булып, анда эшнең барышы белән таныштык. Биредә әлегә бер “Торум” комбайны суктыруда эшли иде. Аның белән Сергей Корпухин идарә итә. Сергей – “Кызыл Шәрык-Агро”ның Биләр зонасы комбайнчысы.  Суктыруга җайланган комбайны белән ул районыбызда быелгы уракның тәүге эшләрен башкара.

–Мин бу комбайн белән бишенче уракта катнашам. Аңа кадәр “Амазон”да эшләдем. Былтыргы урып-җыю эшләрендә Президент бүләгенә  ия булдым, Сабантуйда да зурладылар. Әлки кырларында һәр елны диярлек эшлим. Монда хезмәтне оештыру миңа бик ошый,–ди комбайнчы егет.

Сергей теземнәр буйлап озак та бармады, комбайнында ялт-йолт утлар уйната башлады, димәк, бункеры тулган.

МТЗ-2112 тракторына зур арба таккан Югары Матак механизаторы Леонид Желтухин аның янына ашыга.

Леонид пенсиядә икән инде. Ул 30 еллап Тольятти шәһәрендә яшәгән. “Туган як һәрчак үзенә тартты. Кунакка кайткач кырларга чыгып игеннәрне карап йөри идем. Шулай кайта-китә йөреп Югары Матакта йорт салдым. Һәм менә хатыным белән туган якка, яңа өйгә кайтып яши башладык”,–дип сөйләгән иде Леонид.

“Тахталы” отряды җитәкчесе Равил Гатин белән дә басуда очраштык. Ул быелгы уракка зур өметләр белән керешүен яшерми. “Игенчелек өчен ел уңышлы килде, инде ашлыкны җыеп алганда да уңайлы көннәр торсын иде”,–ди.

Иртәгә инде бу кырларга тагын берничә комбайн төшәр.

“Хузангай”да исә 7 комбайн борчакны теземнәргә салуда эшли.

Шулай итеп, кызу урак эшләре башланды. Байтак чыгымнар, биниһая күп хезмәт куеп үстерелгән икмәкне югалтуларсыз җыеп урнаштырырга да булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев