Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында уҗымнар ни хәлдә?

Көчле салкыннарда уҗымнар зыян күрмәгәнме, икмәксез калмабызмы? Белгечләрдән әнә шул хакта белештек.

Узган көздә районда 23,7 мең гектарда уҗым культуралары чәчелгән иде. Шул исәптән көзге бодай – 22,3 гектар, көзге арыш 1,4 мең гектар били. Барлык мәйданнарның 22,1 процентына оригиналь һәм элиталы орлыклар чәчелгән.

Шушы көннәрдә “Россельхозцентр”ның район филиалы белгечләре уҗым культуралары үсентеләренең ничек кышлавын тикшергән. Соңгы вакытта булган көчле явымнардан соң районның күпчелек территориясендә кар катламының биеклеге уртача 45-50 сантиметр тәшкил итә. Көзге бодай  басуында туфракның температурасы минус 3,7 градус икән.

“Мондый температурада үсентеләрнең “сулыш алуы” ешая, туклыклы матдәләр күбрәк файдаланыла. Көзге бодайның куаклану төеннәрендә шикәр микъдары уртача 26-34 процент тәшкил итә, бу нормага туры килә. Нәтиҗәдә, уҗым культуралары үсентеләренең 97 проценттан артыгының торышын яхшы дип бәяләргә була”, – ди  “Россельхозцентр”ның район филиалы җитәкчесе Рафик Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев