Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында узган “Аталан” милли һәм белем бирү форумына республика районнарыннан 150 чуаш укучысы җыелды

“Аталан” чуаш яшьләрен берләштерә

Фоторепортаж

Милли телләр бүген катлаулы чор кичерә. Районыбызда яшәүче төп милләтләрнең берсе чуашларның  туган теле дә саклауга, үстерүгә, куллану даирәсен киңәйтүгә мохтаҗ. Мәктәп укучыларының милли һәм белем бирү форумы “Аталан” әнә шуңа юнәлдерелгән дә инде. Бу чара чираттагы мәртәбә Сихтермә-Хузангай авылында узды.

 

Форумга Татарстанның 16 районыннан чуаш телен белүче  укучылар һәм укытучылар килде. Катнашучылар саны 150 дән артып китте.

Республикада яшәүче чуаш укучыларын Хузангай мәктәбе 2005 елдан бирле үзенә җыя. Баштагы елларда әлеге чара уку алдынгылары слеты буларак уза иде. Ә 2017 елдан аның форматы үзгәрде. Хәзер ул чуаш милли һәм белем бирү форумы кысаларында үткәрелә.

Республика масштабындагы бу чараның дистә елдан артык инде безнең районда, чуаш халык шагыйре Петр Хузангайның туган ягында үткәрелүе очраклы түгел, билгеле. Аннан соң,  Әлки районы  форумны оештыручыларның берсе булып тора. Чара барышында кунаклар район җитәкчелегенең һәм Хузангай урта мәктәбе коллективының әлеге милли проектны тормышка ашыруга керткән зур өлешен, кунакчыллыгын билгеләп үттеләр, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Форумны төп оештыручы, аның юнәлешен, эчтәлеген билгеләүче – Татарстанда Чуаш милли-мәдәни автономиясенең “Аталан” яшьләр хәрәкәте. Аның лидеры Артем Носков әйтүенчә, “Аталан” форумы Татарстанда чуаш телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, чуаш халкының этно-мәдәни үзенчәлекләрен саклап калуга юнәлтелгән. “Безнең төп бурыч – республикада чуаш яшьләрен берләштерү һәм туган телдә аралашу өчен мәйданчык булдыру”,–ди “Аталан” лидеры.

Кунакларны район башкарма комитеты эшләре идарәчесе Елена Бухарова сәламләде, форумның нәтиҗәле һәм позитив рухта узуын теләде. Республика Мәгариф  һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге начальнигы Илгиз Халиков, Татарстанда Чуаш милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Иванов, чуаш телендә чыгучы “Сувар” республика газетасы баш редакторы Ирина Трифонова һәм башка кунаклар “Аталан” форумының бик әһәмиятле проект булуын, телләрне саклау, туган телдә сөйләшүнең  бүген аеруча актуаль икәнлеген ассызыкладылар.

–Телләрнең киләчәге – сез яшьләр кулында. Сезнең  планнарыгызны тормышка ашыру өчен республикада барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Бу милли хәрәкәтнең сафлары киңәя барсын һәм чуаш телен, мәдәниятен саклауга хезмәт итсен иде,– дигән теләкләрен җиткерделәр. Чуаш автономиясе эшләрендә иң актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Укучылар өчен төрле уеннар, мастер-класслар үткәрелде. Һәм алар барысы да чуаш телендә алып барылды. Быелгы форумның үзенчәлеге “Оно” фильмына нигезләнгән мавыктыргыч этно-квест булгандыр, мөгаен. Аның һәр этабында балаларны тематик биремнәр белән чуаш мифологиясе геройлары каршы алды.

Форумда катнашучы олылар  үзара фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Чистай районы чуаш милли-мәдәни үзәге рәисе, Түбән Кондрат  мәктәбе директоры Петр Плотников бу форумда ел саен катнашуларын әйтә. “Биредә укучылар аралашалар, танышалар, аннан соң ел буе социаль челтәрләр аша үзара элемтәдә торалар. Туган телебез белән кызыксынуны үстерүдә мондый чараларның роле бик зур”,–ди ул.

Нурлат районы Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева “Аталан” форумының елдан-ел кызыклырак, мавыктыргычрак узуын билгеләп үтте. “Үзебезнең районда да шундыйрак чара үткәрергә уйлыйбыз әле”,– дип планнары белән уртаклашты.

...Сер түгел, районыбызда чуаш телен куллану даирәсе артуга таба бармый. Чуаш гаиләләренең күбесендә балалар кечкенәдән русча сөйләшеп үсәләр. Моны Хузангай урта мәктәбе директоры Юлия Филиппова да билгеләп үтте. “Байтак балалар туган телләре белән мәктәптә чуаш теле дәресләрендә генә очрашалар”,–ди ул.

Район мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча методисты Фәүзия Гыймадиева әйтүенчә, бүген алты мәктәптә чуаш теле атнага өчәр сәгать фән буларак укытыла. Билгеле, телне яхшы белү өчен бу гына аз, гаиләдә, урамда туган телдә сөйләшергә, гомумән, телне мөмкин кадәр киңрәк кулланырга кирәк. Шул чагында гына чуаш телен, димәк, бу халыкның бай һәм кызыклы тарихын, мәдәниятен, традицияләрен саклап, киләсе буыннарга тапшыру мөмкин булачак. Бу мөһим миссияне үтәүдә “Аталан” яшьләр хәрәкәтенә һәм форумына зур өметләр баглана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев